Әлмәттә “Татарстан Республикасы китапханәләренең туган якны өйрәнү эшчәнлеге: бүгенге вәзгыять һәм мөмкинлекләр» темасына зона киңәшмәсе

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

2018 елның 17 октябрендә Әлмәт районының Сөләйманова исемендәге Үзәк китапханә базасында китапханәчеләр өчен “Татарстан Республикасы китапханәләренең туган якны өйрәнү эшчәнлеге: бүгенге вәзгыять һәм мөмкинлекләр» темасына зона киңәшмәсе булды. Ул Татарстан Республикасының Милли китапханәсе тарафыннан үткәрелде. Анда Татарстанның көньяк-көнчыгыш һәм Кама арты зонасының үзәкләштерелгән  китапханә  системалары вәкилләре катнашты.

 Семинарда китапханәләрнең туган якны өйрәнү юнәлешендә эш оештырылышы турында фикер алышу булды, катнашучылар тәҗрибә уртаклашты.

Китапханә белгечләре семинарның югары дәрәҗәдә оешкан булуын һәм нәтиҗәле эшен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International