21 октябрьдә 17.00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә танылган шагыйрә, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлшат Зәйнашеваның 90 еллыгына багышланган "Китмә, сандугач!" дип исемләнгән искә алу кичәсе булачак.
Шагыйрәнең шигырьләренә татар һәм башкорт композиторлары тарафыннан 100дән артык җыр язылган. Концертта Гөлшат Зәйнәшеваның сүзләренә иҗат ителгән «Сандугач», «Сәяхәтче җыры», «Табышмак», «Бөтен нәрсә сине хәтерләтә», «Тамчылар», «Өй артыгыз гөлбакча», «Идел суы ака торур», «Сәхрәләргә чыксам», «Менәргә иде Урал тауларына», «Туган авылым урамы», «Нигә соңлап килдең», «Тәрәзәңә ай килер», «Кердем карурманнарга», «Танго», «Яшь гомер», «Әни», «Кояш гомере», «Аерылмагыз», «Гитара», «Керкәле таулары», «Кукмара», «Урман юлында», «Күл буена килсәң иде», «Мәхәббәтем сиңа көч бирсен», «Урманнарда йөрдем», «Иртәдә генә торам», «Сакладым сине күңелемдә» җырлары яңгыраячак. Аларны Филүс Каһиров, Алсу Әбелханова, Чулпан Йосыпова, Илһам Вәлиев, Илшат Вәлиев, Гүзәл Идрисова, Зәйнәб Фәрхетдинова, Искәндәр Биктаһиров, Резидә Галимова, Айгөл Хәйри, Хәмдүнә Тимергалиева, Ләйсән Гыймаева, Асаф Вәлиев, Газинур Фарухшин, Зөһрә Сәхәбиева, Лилия Муллагалиева, Зөлфия Шакирова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар һ.б. башкарачак