Алексей Гуськов "Мир" кинотеатрында булды

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

9 октябрь көнне “Мир” кинотеатрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Россиянең халык артисты, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясе дәүләт премиясе лауреаты, танылган театр һәм кино актеры Алексей Гуськовның иҗади очрашуы узды. Казанга визиты кысаларында артист кинотеатр залын тутырып килгән тамашачылар белән аралашты һәм үзенең яңа «Вечная жизнь Александра Христофорова» фильмын тәкъдир итте. Гуськов анда төп рольне башкаручы, сценарий продюсеры һәм автордашы буларак чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, «Вечная жизнь Александра Христофорова» комедиясе киң прокатка 18 октябрьдә чыгачак.

Фильмда төп рольләрдә Алексей Гуськов, Оксана Фәндера, Полина Пушкарук, Сергей Походаев, Тимофей Трибунцев, Игорь Угольников, Роман Курцын һәм башкалар уйный. Картинаның режиссеры - Евгений Шелякин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International