13 октябрь көнне Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда Россиядә игълан ителгән Театр елына багышлап бәйрәм үткәрелә

2018 елның 12 октябре, җомга

13 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда Россиядә Театр елына багышланган бәйрәм үткәрелә. Чара программасында спектакльләрдән өзекләр күрсәтү, яраткан актерлар белән фотосессия оештыру, призлар уйнату, урам квесты һәм башка чаралар бар. Бәйрәмне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештыра. Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин "Россия Федерациясендә Театр елын үткәрү турында" Указга кул куйды.

Бәйрәмне алып баручы Татарстан Республикасының атказанган артисты Фәнис Җиһаншин ачып җибәрәчәк. Татарстан Республикасының халык артисты Луара Шакирҗанова татар театры тарихы турында сөйләячәк, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Илдус Әхмәтҗанов Габдулла Тукай шигырьләрен укырга ниятли, ә театрның яшь актерлары спектакльдән өзекләр уйнарга һәм концерт номерлары күрсәтергә тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International