Болгар цивилизациясе музеенда күргәзмә ачыла

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 15 октябрендә  16.00 сәгатьтә Болгар цивилизациясе  музееның күргәзмә мәйданында Гавриил Романович Державинның тууына 275 ел тулу уңаеннан күргәзмә ачыла. Әлеге чара авторның 1784 елда язган “Бог” әсәре белән бәйле, ул дөньяның төрле телләренә тәрҗемә ителүе буенча Библиядән соң икенче урында тора, XVIII гасыр рус поэзиясенең күренекле әсәре булып санала.

Күргәзмәнең идея һәм концепция авторы Әлфия Рәхмәтуллина - Россия һәм Татарстан тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле иҗади проектлар авторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Күргәзмәне сәнгать ягыннан оештыручылар - Санкт-Петербург шәһәренең «От АЗА до ИЖИЦЫ» каллиграфия сәнгате үзәге педагоглары һәм укучылары.

Күргәзмә 15 октябрьдән 17 ноябрьгә кадәр эшләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International