4, 5, 6 һәм 7 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Зур сәхнәсендә Ч.Айтматовның "Гасырдан да озын көн" романы буенча куелган "Мәңгелек буран" спектакленең премьерасы була. Спектакльнең режиссеры - Илгиз Зәйниев, рәссам - Геннадий Скоморохов, композитор - Эльмир Низамов, балетмейстер - Сәлимә Әминова.
«Гасырдан да озын көн…» - Чыңгыз Айтматов иҗатында шактый мөһим урын алып торган әсәрләрнең берсе. Төрле вакыт аралыкларын һәм сәнгать чараларын берләштергән, фантастика, мәсәлләр һәм реализмга корылган, нигезендә маңкортлар турындагы риваять, данлыклы ак дөя Каранар токымы турында вакыйгалар яткан роман бүгенге көндә дә актуаль. Быел дөнья җәмәгатьчелеге кыргыз прозасы классигының 90 еллык юбилеен билгеләп үтә. Камал театры да бу вакыйгадан читтә кала алмады. Режиссер Илгиз Зәйниев күп кенә сюжет сызыкларыннан баш тартып, игътибарны романның төп темасына - катлаулы чорда яшәгән кеше язмышларына юнәлтә. Әлбәттә, спектакльдә маңкорт турында тарих та урын ала, ул үз тамырларыңны югалту турында кисәтә.