Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте активистлары белән очрашу булды.
Очрашуда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, мәдәният министры урынбасары Юлия Адгамова, мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, инфраструктура үсеше һәм иҗат индустриясе бүлеге башлыгы Диана Хәсәнова, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе Ринат Исламов, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе Екатерина Манько, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча киңәшчесе Гөлфия Мотыйгуллина, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек мәсьәләләре буенча киңәшчесе Олег Никошин катнашты.
Ирада Әюпова үз чыгышында: «Авылда мәдәниятне үстерү өчен авылның булачак яшьләрен җәлеп итә торган проектлар, идеяләр кирәк. Бер яктан, бу - үз телен, гореф-гадәтләрен белгән балалар аудиториясе. Икенче яктан, бу балалар да үз хыялларын тормышка ашырырга омтыла. Безнең уртак бурычыбыз - амбицияле, сәләтле, эшлекле, иҗади яшьләргә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү, аларның идеяләрен, тәкъдимнәрен, хыялларын, проектларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру. Мөмкинлекләре зур булган яшьләргә ярдәм итеп, без авылда мәдәният үсешендә югары нәтиҗәләргә ирешәчәкбез», - дип сөйләде.
Яшьләр Хөкүмәте вәкилләре Татарстанда гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм казанышлары турында сөйләде. Авылда «Музыкаль гармун» фестивален, танылган рәссамнар белән мастер-класслар уздыру идеяләре тәкъдим ителде.
Очрашу ахырында Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Яшьләр Хөкүмәте активистларына рәхмәтен белдерде һәм проектларны гамәлгә ашыруда иҗади уңышлар теләде.