14-16 октябрь көннәрендә Татарстан Милли музеенда тематик Бүләк итү көннәре булачак. Бу юлы ул Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар китабы йорты төзелүгә бәйле.
Музей хезмәткәрләре татар китабына бәйле бүләкләрне бик теләп кабул итәчәк. Бирегә татар телендәге һәм тәрҗемәдәге китапларны, татар шрифты (гарәп графикасы, яналиф, кириллица) язу машинкалары, авторларның һәм нәширләрнең шәхси әйберләре, полиграфия җиһазлары һәм башка истәлекле әйберләрне алып килергә мөмкин.
Дөньяда беренче һәм әлегә бердәнбер булган Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар китабы йорты (Татарстан Милли музее филиалы) берничә айдан үз ишекләрен ача. Хәзерге вакытта Островский урамындагы 15нче йортта төзекләндерү эшләре бара.
Биредә 1920-1940 елларда татар әдәбияты классигы Шәриф Камал яшәгән. Аның фатиры татар зыялыларын җәлеп итеп торган.
Шәриф Камал фатирында мемориаль мохит язучы яшәгән вакыттагы кебек торгызыла. Ә калган бүлмәләрдә татар китабы тарихына багышланган экспозиция урын алачак. Моннан тыш, биредә китапханә, медиаүзәк, иҗади кичәләр өчен зал, зур китап кибете була.
Бүләк итү көннәре Татарстан Милли музеенда (Кремль урамы, 2) 14-16 октябрь көннәрендә 10.00-17.00 сәгатьләрдә узачак.
Белешмәләр өчен Татарстан Милли музее матбугат хезмәте телефоны: +7(843)292-32-18.