Мәскәү дәүләт академия оркестрының юбилей концерт туры кысаларында, И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Павел Коган студентлар һәм укытучылар белән очрашты.
Очрашу алдыннан оркестр татар дәүләт филармониясендә концерт программасы белән чыгыш ясады. Бу чара - танылган коллективның 75 еллыгына багышлап үткәрелә торган 20 концертның берсе.
Россия Федерациясе Президенты Указы белән расланган Ирекле ярдәмчеләр елының (2018 ел) җәмәгать илчесе буларак, П.Л.Коган мәдәнияттәге волонтерлык темасын күтәрде. Ул музыкантларның классик әсәрләрне пропагандалау өлкәсендәге роле зур булуын билгеләп үтте.
“Яшь кешеләрнең игътибары мөһим булмаган, кирәкмәгән әйберләргә юнәлтелгән бүгенге көндә, сезнең музыка белән шөгыльләнүегез зур хөрмәткә лаек”, – дип билгеләп үтте Павел Коган көллият студентларына мөрәҗәгать итеп. Маэстро үзенең иҗади юлы, дирижерлык эшчәнлеге турында сөйләде һәм тыңлаучыларның һөнәри күнекмәләрне формалаштыру, яшь музыкантлар өчен перспективаларга кагылышлы сорауларына җавап бирде. Үз чыгышына йомгак ясап, танылган дирижер волонтерлык темасына кабат әйләнеп кайтты: “Сәхнәдә вакытта музыкант меңләгән кеше белән аралаша, залда утыручылар арасында очраклы килүчеләр дә бар. Шундый 50 кешенең берсе музыка белән мавыгып китә алса, бу – зур казаныш”, - диде.
Бөтен дөньяда танылган музыкант белән очрашу һөнәри эшен башлап кына җибәрүче укучылар өчен кызыклы һәм иҗади казанышларга ирешү юлында зур этәргеч булды.