Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы халык артисты Наҗия Теркулованың каберенә таш кую чарасында катнашачак

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

11 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә, Татарстан Республикасы халык артисты Наҗия Теркулованың каберенә таш куелачак.

Җырчы 2016 елның 15 октябрендә вафат булды, ул Киндерле бистәсе зиратында җирләнгән. 11 октябрьдә 9.20 сәгатьтә Татар филармониясе  яныннан махсус автобус китә.

Наҗия Теркулова 1929 елның 25 августында Әстерхан шәһәрендә туа.

1957 елда Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген (Е.А.Абросимова классы) тәмамлый һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә җибәрелә. 1957 елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең солисты булып катнаша. 1958 елда Мәскәүдә эстрада артистларының Бөтенсоюз конкурсында катнашып, дипломант исеменә лаек була һәм СССР мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

1959 елда Абай исемендәге Казах дәүләт академия опера һәм балет театрында (Алма-Ата) солист итеп чакырыла. 1962-1965 елларда Калинин өлкә академия филармониясенең музыкаль-әдәби лекториясендә солист-вокалист була, 1964-1965 елларда – Москонцерт оештырган концертларда катнаша.

1965 елда ул ТАССР Мәдәният министрлыгы чакыруы буенча Казанга, Татар дәүләт филармониясенә кайта. 1991 елга кадәр музыкаль-әдәби лекторий солисты-вокалисты булып эшли.

Сезне җырчы каберенә  таш кую чарасына чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International