10 октябрьдә 18.30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Мәскәү йолдызлары» рус классик балет театры артистлары башкаруында А.Аданның “Жизель” балеты була.
Адольф Шарль Адан музыкасына язылган «Жизель» балеты - дулкынландыргыч, матур мәхәббәт тарихы; гаҗәеп нәфис һәм фаҗигале музыка, уңышлы корылган кордебалет сәхнә. Спектакль романтик балет чорында язылган һәм үз вакытының иң зур казанышы булган. 200 ел рәттән “Жизель” сәхнәдән төшми һәм дөнья репертуарында төп романтик балет булып санала. Аданның музыкасы биюләргә ритмик аккомпанемент кына түгел: ул тәэсирлеге һәм шигъри аһәңе белән аерылып тора, персонажларның үзенчәлекләрен ассызыклый.
«Жизель» балеты премьерасы 1841 елның 28 июнендә Париж Музыка һәм бию академиясендә була һәм шунда ук хореография театрының бөек казанышы дип таныла. Балетмейстер Антуан Титюс аны 1842 елның 18 декабрендә Санкт-Петербург тамашачысына күрсәтә.
Татар филармониясе сәхнәсендә “Мәскәү йолдызлары” рус классик балет театры «Жизель» балетын К.Голейзовский редакциясендә тәкъдим итәчәк. Чара композитор А. Аданның тууына 215 ел тулуга багышланган.