Чаллыда “Наше время - Безнең заман” VI ачык телевизион фестиваленең беренче сайлап алу туры үткәрелде

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

6 октябрь көнне Чаллы шәһәрендә эшче яшьләр иҗатының «Наше время - Безнең заман» VI ачык республика телевизион фестиваленең беренче сайлап алу туры узды. Зона ярышларында Татарстан Республикасының 10 муниципаль районыннан - Актаныш, Әгерҗе, Минзәлә, Мөслим, Тукай, Алабуга, Менделеевск, Мамадыш, Кукмарадан һәм Чаллы шәһәреннән 40 оешма һәм предприятие, барлыгы 210 кеше катнашты.

Жюри карары белән гомумкоманда зачетында сайлап алу турының җиңүчеләре билгеле булды: Менделеевск шәһәреннән «Аммоний» АҖ (I урын), «КАМАЗ» заводы (II урын), «Алабуга электр челтәрләре» компаниясе һәм Менделеевск шәһәреннән “Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы”  (III урын). Катнашучыларга бүләкләрне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм жюри рәисе, Россиянең атказанган артисткасы, Татарстанның халык артисты Резедә Галимова тапшырдылар. Җиңүчеләр 2018 елның 13-14 ноябрендә Казанда узачак фестивальнең суперфиналына махсус чакыру алдылар.

Катнашучылар «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Танылу минуты» номинацияләрендә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте. Исегезгә төшереп үтәбез, командалар составына 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге предприятие хезмәткәрләре сайлана, аларның һөнәри эшчәнлекләре конкурс программасы белән бөтенләй дә бәйләнмәгән.

Сайлап алу турында катнашучылар өчен Чаллыда эстрада сәнгате (Дмитрий Платонов, Мәскәү), заманча хореография (Лилия Баһаветдинова, Казан), пластика (Владимир Аносов, Мәскәү) һәм концерт номерлары режиссурасы (Александр Фельдман, Казан) буенча бушлай мастер-класслар үткәрелде.

Алдагы  сайлап алу турлары 19-20 октябрьдә Зәйдә, 26-27 октябрьдә Казанда һәм 2-3 ноябрьдә Түбән Камада узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International