IV Халыкара Мадьяр симпозиумы эше кысаларында 15 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Идел-Урал төбәгендә угыр-мадьярлар: тарихи мирас» күргәзмәсе ачыла.
Идел-Урал төбәге татар, башкорт, чуваш, мари, мордва, удмурт һәм коми халыкларының ватаны булып тора. Моннан тыш, бу территорияне венгерлар да тарихи нигезе дип саный, аны «Magna Hungaria» яки «Бөек Венгрия» дип атап йөртәләр.
Күп кенә буын миссионерлар, сәяхәтчеләр һәм галимнәр еллар буе әлеге тылсымлы көнчыгыш җирләрне эзләгән. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә Magna Hungaria Башкортстанның урман-дала районнары һәм Татарстанның көнчыгыш өлешендә урнашкан, дигән фикергә килгәннәр.
1974 елда юл эшләрен үткәргәндә Татарстан АССР Алексеевск районының Олы Тигәнәле авылы янында каберлек табыла, бу - борынгы венгерларның беренче ачыкланган некрополе. Казу эшләре барышында Дунайдагы венгер табылдыкларына охшаш күпсанлы экспонатлар табыла.
Күргәзмә борынгы мадьяр мәдәниятен өйрәнгән күренекле археологлар Е. А. Халикова һәм А. Х. Халиков истәлегенә багышлана.
Күргәзмәнең эш вакыты: 15 октябрь-15 ноябрь.
ТР Милли музее матбугат хезмәте телефоны: +7(843) 292-32-18.