Александр Сладковский җитәкчелегендәге Дәүләт симфония оркестры Рахманинов исемендәге «Зарядье» фестивалендә беренчеләрдән булып чыгыш ясады

2018 елның 5 октябре, җомга

4 октябрьдә Мәскәүнең яңа «Зарядье» концерт залы сәхнәсендә беренче тапкыр Россиянең халык артисты, сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт симфония оркестры чыгыш ясады. Коллектив Сергей Рахманинов исемендәге музыка фестивалендә катнашу өчен Россиянең башка әйдәп баручы оркестрлары белән беррәттән чакырылган иде. Солист булып Алексей Володин чыгыш ясады.

Бөек рус композиторы һәм пианист Сергей Рахманиновның тууына 145 ел тулу уңаеннан Мәскәүнең “Зарядье” концерт залы композитор исемендәге музыка фестивален тәкъдим итә. Ай дәвамында Зур һәм Кече зал сәхнәләрдә илнең иң яхшы коллективлары һәм солистлары башкаруында Рахманинов шедеврлары яңгыраячак.

“Зарядье” концерт залы 2018 елның сентябрендә шул ук исемдәге Мәскәү паркында РФ Президенты Владимир Путин катнашында ачылды. Яңа музыка үзәге якынча 4000 урынга исәпләнгән, анда  ике зал һәм ике ачык амфитеатр бар. Үзенчәлекле акустика, зал-трансформер, архитектура һәм уңышлы ландшафт бу концерт залын дөньяның иң яхшы концерт мәйданчыклары белән бер рәткә  куя.

"Зал искиткеч! Аны хаклы рәвештә  дөньядагы иң  яхшылар рәтенә кертәләр. Мин Европада да, Азиядә дә уйнадым. Соңгысы мине бик гаҗәпләндерде - бу Париж филармониясендә Михаил Васильевич Плетнев белән шәһәр читендә төзелгән яңа залда уйнау. Ә бездә шундый ук акустика, уңайлылык буенча зал үзәгебездә, Кызыл мәйданда урнашкан. Бу бөтенләй уникаль. Әйтергә кирәк, биредә уйнау - ләззәт. Яхшы залда оркестр үзен бөтен яктан күрсәтә ала. Ә биредә барысы да югары дәрәҗәдә. Шуңа күрә минем хис-кичерешләрем бик уңай. Мин әлеге фестивальне оештырган Ольга Жуковага, аның командасына чакырулары өчен рәхмәт белдерәм», - дип тәэсирләре белән уртаклашты «БИЗНЕС Online» журналисты белән Александр Сладковский.

2019 елда, 11 февральдә, Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры янә «Зарядье»да концерт белән чыгыш ясаячак. Татар коллективы Малерның сигезенче симфониясен башкарырга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International