Дәүләт сынлы сәнгать музеенда «Московские казанцы» исемле проект кысаларында чираттагы күргәзмә ачыла

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

11 октябрь көнне 16 сәгатьтә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә “Московские казанцы” проектының икенче күргәзмәсе ачыла.

“Дмитрий Жилов (1891-1959). Рәсем, скульптура, графика” экспозициясе Дмитрий Степанович Жилов иҗатын тәкъдим итә. Автор СССР сәнгате тарихына скульптор буларак Мәскәүдә узган Бөтенроссия авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашып кереп кала. Күргәзмәдә рәссамның кызы тарафыннан кадерләп сакланган 45 рәсем сәнгате, графика һәм скульптура әсәре тәкъдим ителгән.

Дмитрий Жилов - күпкырлы талант иясе. 1910 елларда ул Казан сәнгать мәктәбенең иң сәләтле укучыларының берсе була, уку йортын бөтен һөнәри дисциплиналар буенча да яхшы билгеләр белән тәмамлый, Санкт-Петербургтагы Император сәнгать академиясе каршындагы Югары сәнгать училищесына керү хокукын ала. Аңа Казанның күренекле рәссамнары-педагоглар Николай Фешин, Василий Богатырев, Павел Беньков зур йогынты ясаган. Укыган вакытта ук Дмитрий Жилов үз әсәрләрен Казандагы эре сәнгать күргәзмәләрендә күрсәткән; П. П. Беньков белән бергә спектакль куелышларында катнашкан, аның өлеше кергән спектакльләр декорацияләре өчен тамашачыларның мәхәббәтен яулаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International