«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Зиннур Миңнәхмәтовның юбилей күргәзмәсе ачыла

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 11 октябрендә 17.00 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Зиннур Миңнәхмәтовның юбилей күргәзмәсе ачыла.

Зиннур Миңнәхмәт улы Миңнәхмәтов 1947 елның 1 июнендә Татарстан Республикасының Борисово авылында туа. 1972 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый. Шул ук елны З. М. Миннәхмәтов тырышлыгы белән Алабугада беренче сәнгать мәктәбе тарихы башланып китә. Тормышының 19 елын  ул яшь буынның иҗади үсешенә багышлый. 90 нчы еллар башында Зиннур Миңнәхмәт улы сәнгать мәктәбе белән хушлашып, “ирекле” иҗат белән шөгыльләнә башлый.

Зиннур Миннәхмәтов – Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы. Аның әсәрләре Россиянең музей һәм шәхси тупланмаларында саклана.

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда ачылачак күргәзмәдә авторның иллеләп эше тәкъдим ителәчәк.

Экспозиция 2018 елның 3 ноябренә кадәр дәвам итә.

Белешмәләр өчен телефон: 567-8-043.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International