2018 елның 11 октябрендә 18.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее Казан халкын һәм Татарстан башкаласы кунакларын «Хәзинә» милли сәнгать галереясенә сәнгать-әдәбият кичәсенә чакыра. Бу көнне биредә Нателла Тоидзе күргәзмәсе эшли башлый.
Нателла Георгиевна Тоидзе – Россия сәнгать академиясе академигы, Россиянең атказанган рәссамы, Россия сәнгать академиясенең Алтын медале лауреаты. Нателла Тоидзе әсәрләре аша табигатьне генә түгел, төсләр, композиция ярдәмендә аның халәтен дә җиткерә ала. Үз иҗатында ул декоративизм белән чынбарлык элементларын берләштерә, катлаулы алымнар куллана. Нателланың һәрбер рәсеме – тирән уйланып эшләнгән әсәр, аның эчке дөньясын чагылдыра.
Кичәнең икенче өлешен Казан театр училищесын һәм Дәүләт театр сәнгате институтын тәмамлаган (Мәскәү), РФ Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, актер һәм режиссер Искәндәр Нуриҗанов тәкъдим итәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: (843)236-69-31.