Красновидово авылында алмагач аллеясына нигез салынды

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Бүген Красновидово авылында язучы А.М. Горький музее бакчасында алмагач аллеясына нигез салу тантанасы узды. Музей каршында алмагач бакчасын булдыру «2014-2020 елларда Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасына кергән.

Красновидово –Идел ярында урнашкан авыл. Элек ул Иделнең югары ярындагы алма бакчалары белән дан тоткан, җирле халык алма белән сәүдә иткән, авылны шундый матур күренешләре өчен Красновидово дип атаганнар.

Әлеге чарага күпләп авыл халкы һәм Красновидово гомуми белем бирү мәктәбе укучылары килде. Аллеяга нигез салуның тантаналы өлешендә Татарстан Республикасы Милли музее генераль директорының үсеш буенча урынбасары Зарина Сафина һәм Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина, Кама Тамагы муниципаль районы мәдәният бүлеге башлыгы Ирина Кузеева катнашты. “Горькийның алмагач аллеясы бакчаны бизәячәк һәм әйләнә-тирә мохитне саклауда зур роль уйнаячак. Музейда агачлар утырту матур традициягә әверелер дип өметләнәбез. Ә балалар бу изге эшләрен онытмаслар, музей хезмәткәрләре белән бергә бакчаны карап тотачаклар”, – диде Зарина Амриевна. Бәйрәмне үзенең чыгышы белән "Оберег» ансамбле (Красновидово авылы) бизәде.

Бәйрәмнең иң әһәмиятле өлеше - музей бакчасында җиде алма утырту булды. Чөнки агачлар утырту - тарих өчен бәяләп бетермәслек өлеш кертү. Алмагачлар, күп еллар узгач, музей бакчасын бизәячәк һәм музейга килүчеләрне уңышы белән сөендерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International