2 октябрьдә Ташкент шәһәренең Ислам Кәримов исемендәге халыкара аэропортында «Казан» бию ансамбле коллективын каршы алдылар.
Очрашуда Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиллеге, Татар иҗтимагый мәдәни-мәгариф үзәгенең активистлары, «Дуслык» Татар-башкорт ансамбле катнашты.
Казаннан сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының халык артисты Закирова Ч.Р. җитәкчелегендәге 50 кешелек коллектив килде. Гастрольләр барышында «Казан» ансамбле артистлары Үзбәкстан Республикасының истәлекле урыннары белән дә танышачак.
Үзбәкстанда күптән көтеп алынган гастрольләр 4-13 октябрьдә узачак. «Дөнья халыклары биюләре» программасы Бохара (4 октябрь), Навои (5 октябрь), Сәмәрканд (6 октябрь) һәм Ташкент (12 һәм 13 октябрь) шәһәрләрендә күрсәтеләчәк.