«Кинобатл: Казан-Уфа» проекты кысаларында 1 октябрьдән 27 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасында төшерелгән кыска метражлы кино программалары күрсәтеләчәк.
Проектның максаты: тамашачылар игътибарын төбәк киносына җәлеп итү, кыска метражлы кино күрсәтү географиясен киңәйтү, ике республиканың яшьләр кинематографына ярдәм итү. Проект шартларының берсе - тамашачының иң яхшы фильм өчен тавыш бирүе.
2,5 ай дәвамында параллель рәвештә Башкортстан кинотеатрларында Татарстан фильмнары, Татарстан кинотеатрларында - башкорт фильмнары программасы күрсәтелә. Нәтиҗәләр чыгарганчы бер ай кала – ноябрьдә - онлайн-элемтә аша дискуссия һәм ачык тавыш бирү оештырылачак. Халыкара кино көне алдыннан (27 декабрьдә) җиңүче билгеләнәнәк һәм кыска метражлы фильмнардан “Кинобатл. Җиңүчеләр” альманахы туплана. Төп программаның хронометражы - 1,5 сәгать.
Онлайн-тавыш бирүне «КиноМаяк» (Уфа шәһәре), «Реаль вакыт» (Казан шәһәре) ресурсларында уздыру планлаштырыла. Тавыш бирү буенча сынап карау Казанның Кабан күле яр буенда 15 сентябрьдә үткәрелгән и де.
Проект кысаларында Татарстан һәм Башкортстан буенча 30лап мәйданчыкны колачлап алу күздә тотыла. Һәр төбәктә 50 дән артык сеанс үткәрү күздә тотыла.