2 октябрь көнне 18.00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Н.Җиһановның “Җәлил” операсы күрсәтеләчәк. Спектакль Россия Федерациясенең халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, режиссер һәм җырчы Нияз Курамшевич Даутов (1913-1986) тууына 105 ел тулуга багышлана. Спектакльдә төп партияләрне Әхмәт Агади (Җәлил), Гөлнора Гатина (шагыйрьнең хатыны), Айдар Нургаянов (полковник Журавлев), Юрий Ившин (Андре Тиммерманс), Артур Исламов (Канзафаров), Александра Саульская-Шулятьева (Хәят) һ. б. башкарачаклар. Спектакльдә хор, оркестр, мимика ансамбле, балалар хоры артистлары катнаша, дирижер – Ренат Салаватов.
Н.К.Даутов иҗаты - Россия һәм Татарстан музыка мәдәнияте тарихында иң әһәмиятле сәхифәләрнең берсе. Опера сәхнәсендә Даутов Ленский («Евгений Онегин»), Альфред («Травиата»), Ромео («Ромео һәм Джульетта»), Фауст («Фауст») кебек партияләрне башкарды. СССР экраннарына 1944 елда чыккан «Сильва» кинофильмында Эдвин ролен уйнау җырчыны Бөтенсоюз күләмендә таныта.
"Җәлил” спектакле 2011 елда режиссер Михаил Панджавидзе тарафыннан куелган. Спектакльдә XXI гасыр технологияләре – видеоинсталляцияләр, компьютер графикасы, үзгәрүчән декорацияләр кулланыла. Опера-поэма татар телендә уйнала, антрактсыз 7 картинадан тора.