Мәскәү дәүләт академия симфония оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Павел Коган гастрольләр туры кысаларында И.В.Әүхәдиева исемендәге Казан музыка көллияте студентлары белән очрашачак. Максаты – үсеп килүче яшь буынга тәҗрибәсе турында сөйләү, 2018 елның актуаль темаларының берсе булган мәдәни волонтерлык темасына фикер алышу. П.Л. Коган Россия Федерациясе Президенты Указы белән расланган Ирекле ярдәмчеләр елының (2018 ел) җәмәгать илчесе булып тора.
Мәскәү дәүләт академия симфония оркестры (МГАСО) үзенең 75 яшьлек юбилеен Россия буенча зур гастрольләр туры белән билгеләп үтә. Тәҗрибәле коллектив булуына да карамастан, ул беренче тапкыр шундый озын юлга кузгала.
34 көн дәвамында оркестр Самара, Түбән Новгород, Казан, Чаллы, Ижау, Тверь, Екатеринбург, Уфа һәм илебезнең башка шәһәрләрендә 20 концерт бирәчәк. Павел Коган җитәкчелегендәге оркестр ике концерт программасы тәкъдим итә. Беренчесе Бетховен һәм Брамс әсәрләреннән тора, ә икенчесе рус музыкасына багышлана. Аңа Чайковский, Глазунов, Рим-Корсаков, Глинка, Рубинштейн әсәрләре кергән.