3 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Камил Кәримов иҗатына багышланган Әдәби салон утырышы узачак.
Кәримов Камил Әдһәм улы 1950 елда Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында туа. 1976 елда ул Казан мәдәният институтының режиссерлык факультетына укырга керә. Аннан соң «Яшь ленинчы» (хәзер «Сабантуй») газетасы корреспонденты булып эшли. Иҗат биографиясендә Татарстан Язучылар берлеге каршындагы сәнгать әдәбиятын пропагандалау бюросы хезмәткәре, “Идел” әдәби альманахының җаваплы мөхәррире, “Чаян” журналының җаваплы секретаре. 2001 елдан ул – «Казан утлары» журналының проза бүлегенең әйдәп баручы мөхәррире.
Әдәби салон утырышында Камил Кәримов иҗатын өйрәнүгә бәйле мәсьәләләр каралачак.
ТР Милли музее матбугат хезмәте телефоны: +7(843) 292-32-18