24-26 сентябрь көннәрендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Ташкент шәһәреннән Үзбәк милли академия драма театры гастрольләре узды.
Гастрольләр тантаналы рәвештә 24 сентябрьдә ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Г. Камал театры директоры Илфир Якупов, Г. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Үзбәк милли драма театры директоры, Үзбәкстан Республикасының атказанган артисты Фәтхулла Масудов катнашты.
Үзбәкстан артистлары өчен Казанның истәлекле урыннары буенча экскурсияләр, шулай ук Болгарга сәяхәт оештырылды.