“Әкият” татар дәүләт курчак театры Казахстанда иң яхшы рәссам эше өчен диплом алды

2018 елның 28 сентябре, җомга

Бу көннәрдә Илдус Зиннуров җитәкчелегендәге татар төркеме V “Әссәламегаләйкем” халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашты. Чара Казахстанның Актүбә шәһәрендә үткәрелде һәм бүген тәмамланды.

Фестивальдә Казан артистлары Зөлфәт пьесасы буенча «Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә» (режиссеры – Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров) спектаклен тәкъдим итте.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча «Әкият» курчак театры коллективы «Курчак буенча рәссамның иң яхшы эше» номинациясендә дипломга лаек булды. Спектакльнең рәссамы Валентина Губская, РФнең атказанган рәссамы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International