Казан коллективы Самуил Маршакның режиссер Рафаэль Таһиров куелышындагы «Теремок» әкиятен тәкъдим итте.
“Әкият” театры артистлары “Белгородская забава” Халыкара курчак театрлары фестивалендә иң яхшы балалар спектакле өчен диплом һәм актерлар уены өчен махсус призга лаек булды.
Фестиваль Белгород шәһәрендә 22 - 27 сентябрь көннәрендә узды.