Республика балалар китапханәсендә игелекле чара узды

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

20 сентябрь көнне Республика балалар китапханәсенең уку залында «Согласие «иминият компаниясе» ҖЧҖ үзенең 25 еллык юбилее уңаеннан яраткан китапханәбезгә 250 искиткеч, игелекле һәм кызыклы балалар китабы бүләк итте!

Тантаналы өлеш Мәскәүдәге «Согласие» компаниясенең генераль директоры урынбасары Юлия Шумилованың сәламләвеннән башланды. "Согласие» компаниясе инде 25 ел дәвамында игелекле эшләр кыла һәм хәйриячелек белән шөгыльләнә. Юлия Юрьевна сүзләренчә,  изге эшләр кылу файдалы гына түгел, ә бик кызыклы да. Безнең кунакларны компаниянең Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Иниль Габделхаков сәламләде һәм балалар китапханәсенә китаплар тапшырды.

Чарада Республика балалар китапханәсе директоры урынбасары Анна Дьякова чыгыш ясады.

Һәр китап төрле яшьтәге, кызыксынулары төрле булган укучыларыбыз өчен махсус сайлап алынган. Әлеге китаплар арасында классика да, әкиятләр дә, маҗаралар да, фантастика да бар. Моннан тыш, табигать һәм спорт турында китаплар да бүләк ителгән. Яшь китап укучыларыбызның әти-әниләре дә игътибарсыз калмады: алар өчен бала тәрбияләү, психология буенча  һәм гаиләдә уку өчен китаплар сайлап алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International