Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Мәскәү дәүләт симфония оркестры чыгыш ясаячак

2018 елның 28 сентябре, җомга

4 октябрьдә 18.30 сәгатьтә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Павел Коган җитәкчелегендәге Мәскәү дәүләт академия симфония оркестры — дөньякүләм танылган һәм бай тарихлы оркестр чыгыш ясаячак. Коллектив 1943 елда СССР Хөкүмәте тарафыннан оештырылган һәм Россиянең иң борынгы симфония оркестрларының берсе булып тора.

Коллектив программаларын симфония, опера һәм вокал-симфония классикасыннан, заманча композиторларның эшләреннән, онытылган һәм таныш булмаган әсәрләр тәшкил итә.

Программалар төрлелеге һәм аларны югары дәрәҗәдә башкару ярдәмендә Мәскәү дәүләт академия симфония оркестры Россиядә һәм аннан читтә яшәүче тыңлаучыларның хөрмәтен һәм мәхәббәтен казанды.

Җитәкчесе Павел Коган тырышлыгы белән оркестр артистлык осталыгының югары стандартларын пропагандалаучы, дөньяның төрле почмакларында яшәүчеләр мәхәббәтен яулап ала алган  коллектив. Быел оркестр үзенең 75 еллыгын ил буенча зур гастрольләр туры белән билгеләп үтә. Ул чыгыш ясаячак шәһәрләр арасында Казан да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International