Г. Кариев театрында студентларга ташлама ясала

2018 елның 28 сентябре, җомга

Югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең көндезге бүлегендә белем алучылар хәзер Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры спектакльләренә ярты бәягә генә керә алачак.

Кассадан билет сатып алганда студент билетын күрсәтергә кирәк – һәм сез кичне искиткеч кызыклы театр мохитендә үткәрәчәксез.

Исегезгә төшереп узабыз, Кариев театрының 31нче сезоны 4 октябрь көнне “Куян Эдвардның мавыктыргыч сәяхәте” спектакле белән башланып китә.

Белешмә өчен телефон номеры: (843) 237-62-51.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International