Очрашуда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Россия-Кытай яшьләр бизнес-инкубаторы җитәкчесе Ксения Башлай, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе Екатерина Манько, тәрҗемәче, Бизнес-Инкубатор резиденты Чжан Дали, Кытай Халык Республикасының Гуандун провинциясеннән резидент Хуан Цюнкунь, Шандунь провинциясеннән Чжан Дасинь катнашты.
Татарстан Республикасыннан Бизнес-инкубаторны оештыручылар-Казан дәүләт энергетика университеты һәм яшьләр дипломатиясе академиясе. Проектның инициаторы – Россия яшьләр берлеге, Кытай ягыннан - Бөтенкытай Яшьләр Федерациясе.
Очрашуда яклар Кытай Халык Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште: балет труппалары, милли оркестрлар, хорлар өчен турлар оештыру, картиналар күргәзмәләре уздыру.
Татарстан мәдәният министры кинофестиваль хәрәкәте кысаларында хезмәттәшлек итү белән кызыксынуын белдерде. Кытайда 3 эре халыкара кинофестиваль уза: Шанхай, Тайбэй һәм Пекин, алар Кытай кинематографының үзе кебек үк бай тарихлы. КХРның халыкара кинофестивальләрне уздыру, шулай ук яшь кинематографистлар өчен мәйданчыклар булдыру тәҗрибәсе Татарстан өчен кызыклы булып санала.