Театр коллективы “Алтын капкалар алдында” Бөтенроссия театр фестивалендә катнашачак. 30 сентябрьдә Владимир академия драма театры сәхнәсендә моннан ике ел элек Петербург режиссеры Игорь Коняевның Шекспир комедиясе буенча куелган “Укрощение строптивой” спектакле күрсәтеләчәк. Качалов театры хиты "Шекспир белән биш кич" махсус программасы кысаларында уйналачак. Әлеге программада шулай ук Тбилиси, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ульяновск театрлары да чыгыш ясаячак. 2 октябрьдә качаловчылар Казанга кайта, шул ук көнне алар башкала тамашачыларын үз сәхнәләрендә көтеп кала.