Республикабызның 21 музеенда экспонатларны комплекслы исәптә тоту системасының яңартылган версиясе куелды. Әлеге система музей предметларының цифрлы сүрәтләрен һәм мультимедиа-объектларны законсыз кулланудан саклый. Киберһөҗүмнәр шактый киң таралган күренеш, шуңа күрә аеруча кыйммәтле музей экспонатларын саклау беренче планга чыга.
Музей предметлары һәм коллекцияләре турындагы мәгълүматны җыю, эшкәртү һәм саклау процессларын автоматлаштыру өчен кулланылган системага Татарстанның 54 музее тоташтырылачак.
Гомумән алганда, Татарстанның музей фондларында 1,9 млн. экспонат исәпләнә. Иң кызыклы экспонатлар цифрлы форматта «Татарстан Республикасы виртуаль музее» нда урнаштырылган һәм кулланучылар аны планетаның теләсә кайсы почмагыннан онлайн режимда карый ала. Экспонатларны цифрлы форматта саклау, музей хезмәткәрләренең комплекслы исәптә тоту системасына күчүе нәтиҗәсендә дә мөмкин булды. Искәртеп үтик, Татарстан музейларын мәгълүматлаштыру эшләре ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан 2012 елдан бирле алып барыла.