Татарстанда виртуаль музейлар системасын үстерергә ниятлиләр

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Мондый тәкъдим белән башкарма органнарның максатларын һәм бурычларын формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча пилот проекты кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белгече Екатерина Манько чыгыш ясады.

Аның сүзләренә караганда, республикада 150дән артык музей эшли, әмма мәйданнар чикле булу сәбәпле, барлык экспозицияләр белән дә танышып булмый. Әлеге проблеманы электрон музейлар челтәрен киңәйтү  юлы белән хәл итеп була.

Бүгенге көндә республикада өч виртуаль музей эшли: «Русский музей: виртуаль музей» мәгълүмат-белем бирү үзәге, Бөек Ватан сугышына багышланган интернет-музей, шулай ук Татарстан Республикасы музее.

Музей фондларының цифрлаштырылган вариантлары  санын арттыру сәнгать белән танышуны уңайлырак итүдә зур адым булачак, дип ассызыклады эксперт.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Дәүләт Советына еллык юлламасында белдергәнчә, хәзер республика халкы министрлык һәм ведомстволар эшенең өстенлекле бурычларын билгеләүдә турыдан-туры катнашачак. Пилот проекты 21 сентябрьдә старт алды.

Екатерина Фадеева

https://www.tatar-inform.ru/news/2018/09/26/627939/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International