Үзенең 113нче сезонын Камал театры 5 октябрь 19.00 сәгатьтә үзенең традицион “Зәңгәр шәл” спектакле белән ача. Яңа сезонда тамашачыларны Зур һәм Кече сәхнәләрдә премьералар көтә.
Беренче премьера 4 - 7 ноябрь көннәренә билгеләнгән. Ул - Чыңгыз Айтматовның “Гасырдан да озын көн” романы буенча “Мәңгелек буран” спектакле. Режиссеры – Илгиз Зәйниев. Күренекле язучы Чыңгыз Айтматовка быел 90 яшь тулырга тиеш иде.