Ислам мәдәнияте музеенда “Көнчыгыш каллиграфиясе – Казанның йөрәгендә" исемле күргәзмәне ябу чарасы була

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

28 сентябрь 14.00 сәгатьтә каллиграфия осталары - Пакистаннан Абдул Рәшид Батт, Җамал әл-Рабеа һәм Согуд Гарәбстаныннан Мөхәммәд әл-Кебаси үз эшләрен “Казан кремле” музей-тыюлыгына бүләк итәчәк. Әлеге чара “өнчыгыш каллиграфиясе – Казанның йөрәгендә" дигән күргәзмәне ябу уңаеннан уздырыла. Исегезгә төшереп үтәбез, сентябрь башында Ислам мәдәнияте музеенда  урын алган каллиграфия эшләре 20дән артык илдә (Бөекбритания, АКШ, Сингапур, Иран, Кытай һ.б.) оештырылган фестиваль һәм күргәзмәләрдә зур кызыксыну уятты.  

Барлык эшләр дә каллиграфия сәнгатенең стилистик мөмкинлекләрен чагылдыра.

Белешмәләр өчен телефон:  (843) 567-81-25

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International