Милли музейда өлкәннәр көне уңаеннан ункөнлек булачак

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

1 октябрьдә Бөтендөнья өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне барысы да гомер көзенә аяк баскан, туган ил һәм туган як үсеше өчен күп еллар хезмәт иткән кешеләргә аеруча зур игътибар һәм хөрмәт күрсәтәләр.

Милли музей 30 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр узачак чаралар программасын әзерләде. Ункөнлек дәвамында пенсия яшендәге кешеләр, хезмәт ветераннары музейга бушлай йөри алачак. Алар өчен бушлай экскурсияләр, лекцияләр, музей дәресләре, мастер-класслар һәм иҗат кичәләре үткәрелә.

Музей филиаллары да бай эчтәлекле программа әзерләгән. Биредә һәр кеше күңеленә ошаган чара таба алачак.

Музейда бу көннәрдә өлкән яшьтәге кешеләрне, пенсионерларны, хезмәт ветераннарын, инвалидларны бик теләп кабул итәчәкләр.

Милли музейның матбугат хезмәте телефоны: +7 (843)292-32-18.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International