Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры үзенең яңа стилен уйлап табуга конкурс игълан итте!
Конкурсның максаты – символиканы формалаштыруда яңа алымнар эзләү, Кариев театрының полиграфия һәм реклама продукциясендә бердәм яңа стиль булдыру.
Конкурс Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында 2 турда үткәрелә. Беренче турда эшләрне уку йортының конкурс комиссиясе сайлап ала. Биредә шәхси тәкъдимнәр дә, иҗат төркемнәре проектлары да каралачак. Бер кеше берничә конкурс эше белән катнаша ала.
Конкурс 20 сентябрьдән 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Эшләрне 28 ноябрьгә кадәр tatar.tyuz@tatar.ru адресына җибәрергә кирәк.
Элемтә өчен телефон – 89872356688.