Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее әдәби-музыкаль кичәгә чакыра

2018 елның 21 сентябре, җомга

27 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның "Хәзинә" галереясендә әдәби-музыкаль кичә була. Биредә Лев Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган сәнгать, тарихи, әдәби, мәгариф проекты тәкъдир ителә.

Проект ике күргәзмәдән тора. Болар - "О Толстом без Толстого" һәм "Лев Толстой. Казан хронологиясе" күргәзмәләре. Театральләштерелгән тамашада 1840 еллардагы Казан тормышы күрсәтеләчәк, алар аша башкалабызның тарихи йөзен күз алдына китерергә мөмкин булачак.

Кичәдә Толстой иҗатын өйрәнүчеләрнең берсе - Лия Бушканец чыгыш ясый. Икенче бүлектә Бөтенроссия конкурслары лауреаты һәм Гран-при иясе «Креатив-квинтет» халык уен кораллары ансамбле чыгыш ясаячак.

Тулырак мәгълүмат алу өчен (843) 236-69-31 телефон номеры аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International