22 - 27 сентябрь көннәрендә Казахстанның Актүбә шәһәрендә V “Әссәламегаләйкем” халыкара курчак театрлары фестивале узачак. Анда Россиянең төрле почмакларыннан һәм якын чит илләрдән танылган курчак театрлары катнаша.
Чаллы дәүләт курчак театры артистлары жюри һәм тамашачыларга 2017 ел премьерасын – В. Орловның “Алтын чеби” спектаклен тәкъдим итәчәк. Әлеге пьеса - II “Алтын йөзек” Төбәкара курчак театрлары фестивале (Владимир шәһәре, «Иң яхшы актер дуэты» дипломы), III «В гостях у Мойдыся» Халыкара курчак театрлары фестивале (Сыктывкар шәһәре, «Иң яхшы хатын-кыз роле» дипломы) призеры.
Исегезгә төшереп үтәбез, алдагы “Әссәламегаләйкем” халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашу Чаллы курчак театрына “Иң яхшы режиссерлык эше” номинациясендә (“Дюймовочка” спектакле өчен) җиңү алып килде.