23 - 26 октябрь көннәрендә Буа театры гастрольләр белән Оренбург, Казахстан Республикасы, Кабарда-Балкар һәм Карачай-Черкесиядә булачак. Анда труппа кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен Я.Дрейлих куелышындагы «Перекресток снов» (автор Д.Сәлимҗанов) курчак спектаклен, А.П.Чехов хикәясе буенча Т.Кулов куелышындагы «В футляре» спектаклен, З.Хәким пьесасы буенча Ф.Бикчәнтәев куйган «Килә ява, килә ява...” комедиясен, С.Латыповның А.Зарипов куелышындагы «Кодалар-кодачалар» спектаклен тәкъдим итәчәк.