20 сентябрь көнне Татар дәүләт филармониясе үзенең 81нче сезонын ача. Күпьеллык матур гадәт буенча, яңа сезонны филармониянең иң зур коллективы – Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Дәүләт халык иструментлары оркестры башлап җибәрә. Оркестр өчен 2018-2019 еллар -юбилей сезоны. Россиянең иң зур коллективларының берсе быел үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә.
Сезон ачылган көнне Татар филармониясе сәхнәсендә оркестр белән бергә Даниил Штода (тенор / Санкт-Петербург), Елена Цветкова (меццо-сопрано / Санкт-Петербург), Сергей Романов (баритон / Санкт-Петербург), Ирина Матаева (сопрано / Санкт-Петербург) чыгыш ясаячак. Опера һәм оперетталардан арияләр, романслар һәм җырлар яңгырар, дип көтелә.
Концерт алдыннан журналистлар өчен филармониянең сәнгать коллективлары җитәкчеләре, солистлар белән очрашулар оештырылачак.