Бүген, 18 сентябрьдә, Татарстан Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында брифинг булды, ул яңа 2018-2019 елгы театраль сезон ачылышына багышланды.
Брифинг барышында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова 2018-2019 елларда дәүләт һәм муниципаль концерт оешмалары һәм музыкаль төркемнәр тарафыннан халыкара һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге 20 эре музыкаль фестиваль планлаштырылганын хәбәр итте. Алар арасында «Мирас», «Рахлин сезоннары», «Ак сирень», «Казан көзе», «Сoncordia», «Денис Мацуев у друзей» (ГСО РТ); «Филармониада», «Джазлы Казан», «Джаз-кроссовер-фест-Казан», Р.Яхин исемендәге классик музыка фестивале, «Халык көйләре», «Музыка веры», Валерий Гергиевның Пасха фестивале, «L’arte del arco», «Туым Жондозы», «Үзгәреш җиле» һәм башка чаралар.
2018-2019 еллар сезоны театрлар өчен үзенчәлекле булачак. Беренчедән, Россия Президенты тарафыннан Театр елы дип игълан ителгән 2019 елда театр сәнгатенә багышланган чаралар оештырылачак: фестивальләр, яңа куелышлар, белем бирү һәм социаль проектлар, гастрольләр, мәдәни чаралар, юбилейлар, яшьләр проектлары. Икенчедән, яңа сезонда да “Кече шәһәрләр театрлары”, “Театр - балаларга” федераль проектлары дәвам итәчәк.
Яңа сезонда да концерт абонементын үстерү буенча эш алып барылачак. Ел дәвамында дәүләт концерт оешмалары тарафыннан 35 абонемент булдыру планлаштырылган. Мондый форма елдан-ел популярлаша һәм төрле катлам кешеләре өчен уңайлы шартлар тудыра, музыкаль сәнгать сөючеләр санын арттыра, шул исәптән, балалар һәм яшьләр арасында да.
Министр билгеләп узганча, бу сезон юбилей даталарына да бай булачак. Мәсәлән, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына - 85, Түбән Кама драма театрына – 30, Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт халык инструментлары оркестрына – 25 ел тулу һәм башка юбилейлар билгеләп үтеләчәк.