Надежда Потапова С.А.Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институты студенты булды

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Казан дәүләт тикшеренү-технология университеты студенты Надежда Потапова С.А.Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтына укырга керде. Яңа уку елыннан ул “Кино һәм телевидение костюмнары буенча рәссам” белгечлегенә белем ала башлады.

Исегезгә төшереп үтик, май аенда Казан дәүләт мәдәният институтында С.А.Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтындагы максатчан урыннарга дәгъва кылучыларны сайлап алу үткәрелде. Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелгән төбәк конкурсында 23 кеше катнашты. Ләкин алар арасыннан 4 кеше генә институтка керергә тәкъдим ителгән. Август аенда булган имтиханны бары тик Надежда Потапова гына уңышлы тапшыра алган.

Белешмә өчен: С.А.Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтында уку өчен студентларны максатчан сайлап алу 2015 елдан башлап уздырыла. Бүгенге көндә анда 8 студентыбыз “Кино”, “Драматургия”, “Кинооператорлык”, “Продюсерлык” юнәлешләре буенча белем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International