Казанда Татарстан Журналистлар берлегендә «Татарстан журналистикасы тарихы музее» проектын гамәлгә ашыруның икенче этабына нәтиҗә ясадылар. Тәкъдир итү белән «Татарстан журналистикасы тарихы көннәре» башланып китте. Алар кысаларында оештырылган чаралар ел ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм Берлекнең 100 еллыгын бәйрәм итү белән тәмамланачак.
Тантаналы ачылышка музейга экспонатлар бүләк итүчеләр, журналистика ветераннары, ММЧ җитәкчеләре, КФУның социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институты, Россия ислам университеты студентлары катнашты.
Кунаклар игътибарын Журналистлар берлегенең логотибын уйлап тапкан, Татарстан карикатуристлары гильдиясенең беренче рәисе булган Вячеслав Бибишевның иҗади мирасына багышланган күргәзмә җәлеп итте. Бу көнне Бөек Ватан сугышы геройлары булган журналистларга багышланган күргәзмә экспозициясе белән танышырга да мөмкин иде.
Белешмә өчен: Татарстан журналистикасы тарихы музее Журналистлар берлеге бинасында 2014 елның 28 маеннан бирле эшләп килә. Бүгенге көндә аның фондында 1,5 мең экспонат исәпләнә. Татарстан башкаласында ачылган музей - Россиядә 3нче. Проектның җитәкчесе, Журналистлар берлегенең рәисе урынбасары Ралия Фәтхетдинова тәкъдиме белән эшли башлаган кечкенә генә экспозиция бүгенге көндә бай музейга әйләнгән.