“Зөя утрау-шәһәре” музей-тыюлыгында “Шәһәр белән диалог” исемле ачык очрашу оештырыла

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

22 сентябрь көнне 15.00 сәгатьтә “Зөя утрау-шәһәре” музей-тыюлыгында “Шәһәр белән диалог” исемле ачык очрашу була.

«Сказки о золотых яблоках» программасының кураторлары һәм белгечләре бүгенге көн кешесе өчен нәсел-тамырларыңны белү мөһимлеге, милли үзаң, антропологик тикшеренүләр турында сөйләячәк.

Чарага керү ирекле.

Казаннан очрашуга бушлай трансфер оештырыла, алдан теркәлергә кирәк. Моның өчен проектның социаль челтәрләрдәге  сылтамасы аша теркәлү формасын тутыру зарур.

Җыелу вакыты - 22 сентябрь, 12.00 сәгатьтә. Урыны - ЦУМ һәм Спорт сарае арасында.

Кузгалу вакыты – 12.30.

Белешмә өчен: 5 елга исәпләнгән  «Сказки о золотых яблоках» паблик-арт программасы “Татнефть” компаниясе инициативасы белән Санкт-Петербургның Стрит-арт тикшеренүләре  институты тарафыннан гамәлгә куела.

Үзенчәлекле проект нефть төбәге һәм аның кешеләре тарихын үз эченә ала, бу мәгълүматлар диварга төшерелә. Рәссамнар тарафыннан теркәлгән тарихи фактлар бүгенге көндә Әлмәт районында тупланып, Татарстанның мәдәни-тарихи мирасының бер өлешен тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International