Казанның Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театрының яңа 31нче сезоны ачылуына багышланган матбугат конференциясенә чакыру

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Хөрмәтле журналистлар! Сезне матбугат конференциясенә - Казанның Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театрының яңа 31 нче сезонын тәкъдир итү чарасына чакырабыз. Матбугат очрашуы 20 сентябрь көнне 11.00 сәгатьтә театрның кече залында була.

Матбугат конференциясендә катнашалар:

Ренат Әюпов – театрның баш режиссеры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе;

Гүзәл Сәгыйтова - Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры;

Нуриәхмәт Сафин – Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты;

Нурбәк Батулла – Кариев исемендәге театр балетмейстеры, “Алтын битлек” премиясе лауреаты.

Матбугат конференциясенә килергә теләүче журналистларның түбәндәге адрес буенча аккредитация үтүләрен сорыйбыз:

gkariev1987@mail.ru

Телефон номеры: (843) 237-93-27, 8 (952) 039-1994 – Гөлүсә Шиһапова, матбугат секретаре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International