Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең эш тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы

2018 елның 14 сентябре, җомга

14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең эш тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын  җайга салу буенча комиссия утырышы узды. Көн тәртибендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында элек дәүләт хезмәте вазыйфасын башкарган учреждениеләрдә гражданнар вазыйфаларын биләү турындагы мәсьәлә каралды.

Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге мөдире А. Ю. Панкратов, министрның беренче урынбасары Э. Р. Камалова, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, профессор А. Р. Габделхакова, Казан (Идел буе) федераль университеты Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбенең Хокук мәсьәләләре буенча директор ярдәмчесе Г. Р. Әхмәтҗанова, «Казан дәүләт мәдәният институты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең кадрлар бүлеге башлыгы А. Г. Фәтхуллина, шулай ук министрлыкның җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International