X ачык Мәскәү өлкәсе фестиваль-конкурсы Мәскәү өлкәсе мәдәният министрлыгы тарафыннан Россия төбәкләре һәм Мәскәү өлкәсе шәһәрләрендәге өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укучылар өчен гамәлгә куелган һәм 2 елга бер тапкыр үткәрелә. Фестиваль-конкурс 2018 елда күренекле татар композиторлары Р.Яхин, С.Сәйдәшев, Ф.Яруллин, Н.Җиһанов иҗатларына багышлана.
Чараның максатлары һәм бурычлары:
- төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм татулыкны ныгыту;
- илебезнең күпмилләтле халкын татар музыка сәнгате казанышлары белән таныштыру;
- татар халкының музыка һәм милли-мәдәни традицияләрен саклау һәм пропагандалау;
- Россиянең төрле төбәкләре һәм шәһәрләрендәге сәнгать, музыка мәктәпләрендә, үзәкләрендә һәм учреждениеләрендә белем алучы балаларны якынайту һәм рухи яктан баету;
- сәләтле балаларны, милләтенә бәйсез рәвештә, республика һәм өлкә фестивальләрендә һәм конкурсларда катнашырга чакыру;
- яшь талантларга ярдәм итү;
- милли музыканы өйрәтүче мөгаллимнәргә этәргеч бирү.