Алабугада «Һәрбер йөрәк аша...» исеме астында Халыкара Цветаева укулары булды

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

12 сентябрь көнне Алабуга музей-тыюлыгының яңа конференц-залында «Һәрбер йөрәк аша...» исеме астында IX Цветаева укулары ачылышы һәм М.И. Цветаева исемендәге 9нчы Әдәби премия тапшыру тантанасы булды.

Укуларда катнашучылар шагыйрь исеме белән бәйле урыннарда булды. Бу көннәрдә Цветаеваның каберенә чәчәкләр салу чарасы үткәрелде, аның шигырьләре  төрле телләрдә яңгырады.

Быел Цветаева исемендәге Әдәби премиянең оештыру комитетына Россия, Испания, Италия, Сербия, Чехия, Япония, Греция, Эстония, Израиль һәм Казахстаннан 98 заявка килгән. Премиягә дәгъва кылучылар арасында галимнәр, шагыйрьнең иҗатын һәм тормышын өйрәнүчеләр, язучылар, шагыйрьләр, автор-башкаручылар бар иде. Алар арасыннан жюри 3 кешене сайлап алды, аларны бүләкләү бүген узды.

Алар - Татьяна Горькова (әдәбият белгече һәм мөхәррир буларак 25 ел дәвамында шагыйрьнең иҗатын өйрәнү белән шөгыльләнә)

- Галина Ванечкова – чит ил белгече, тәрҗемәче һәм публицист, профессор

- Виктор Кирюшин - «Шигъри җыентык” номинациясе җиңүчесе.

Барлык җиңүчеләргә Марина Цветаева рәсеме белән медальләр, таныклык һәм акчалата премияләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International