К.Тинчурин исемендәге театр үзенең 85 нче юбилей сезонын ача

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

15 сентябрьдә күренекле драматург, артист һәм режиссер – Кәрим Тинчуринга 131 яшь тула.

17 сентябрь көнне театр үзенең 85нче юбилей сезонын К. Тинчуринның классик әсәре – “Сүнгән йолдызлар” белән ачып җибәрә. Бу юбилей сезонында да театр гастрольләрдә күп йөриячәк: Татарстан район-шәһәрләреннән тыш, Россиянең башка өлкәләренә дә сәфәр кылачак.

23-25 октябрь көннәрендә Мәскәү каласы тамашачылары “Сүнгән йолдызлар” (реж. Р.Заһидуллин), “Гомер буе сине көтәм” (реж. Р.Заһидуллин), “Алай түгел, болай ул!” (реж. Р.Заһидуллин) спектакльләрен күрә алачак. 30 нчы октябрьдә К. Тинчурин исемендәге IX Халыкара милли драматургия фестивале узачак. Бу елны фестивальдә Татарстан, Марий-Эль, Дагыстан, Абхазия, Үзбәкстан милли театрлары үзләренең спектакльләрен тәкъдим итәчәк.

6 нчы ноябрь - К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының туган көне. Быел К. Тинчуринның рухи фатихасы белән оешкан театрга 85 яшь тула. Театрыбызның туган көненә “Гөләндәм туташ хатирәсе” әсәре сәхнәләштереләчәк (режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин, И.Галим инсценировкасы). Тинчурин театры Яңа елга нәни дусларыбызга күчтәнәч тә әзерли. Бу елда Д.Аппакова әсәре буенча язылган “Тапкыр егет” пьесасы куелачак.

Ел азагына кадәр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры менә шундый планнар белән яши, киләсе 2019 ел да бик бай булачак, алар турында соңрак хәбәр итәрбез. Кыскасы, юбилей сезонында да театр үзенең яраткан тамашачысы белән бергә булачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International